2013 елның 29 нчы июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 610,6 мең тонна иген суктырып алынган, шул исәптән, 275,3 мең тонна уҗым арышы, 260,8 мең тонна уҗым бодае, 33,9 мең тонна арпа һәм 31,4 мең тонна борчак суктырылган. Барлыгы 303,5 мең га мәйданда ашлык суктыру эше төгәлләнгән, бу билгеләгән планның 19 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган урып-җыю кампаниясенә багышланган брифингта ТР Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
“Бүгенге көндә республикада ашлык җыю, көзге игеннәргә туфракны әзерләү, терлек азыгын хәстәрләү эше бара. Хәзер эшнең иң кызган чагы, бу бик киеренке, авыл хезмәтчәннәренең күп көчен таләп итә торган чор”, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Ул быелгы җәйнең игенчелек өчен уңышсыз булуын искәртеп узып: “Агымдагы елны иген уңган ел итеп күрәсе килә иде. Язгы климатик шартлар, кыш чыккан көзге игеннәрнең торышы, быелгы уңыдырышлылыкка сарыф ителгән көч тә, чыгымнар да, 2013 нче елны икмәккә бай ел итәргә нигез була алырлык иде. Кызганычка каршы, без шулай ниятләсәк тә, һава аномалияләренә каршы тора алырлык көчебез юк”, - ди министр.
Марат Әхмәтов ашлык басулары мәйданының алдагы еллар дәрәҗәсендә булуын, 1 миллион 600 мең гектар җирнең 500 меңен көзге игеннәр, 1 миллион 150 мең га мәйданны сабан игеннәре тәшкил итүен, моннан тыш, йөзләрчә мең гектар җирдә көнбагыш, кукуруза, рапс кебек техник культуралар үсүен билгеләп узды.
“Агымдагы яңгырлы атна да, әлегә урып-җыю эшләрен тоткарлый, бу товар җитештерүчеләрнең хәлен катлауландыра. Моңа нисбәтле төстә чыгымнар артачак, чөнки ашлык дымлы, һәр дымлылык проценты энергия ресурсларының өстәмә чыгымнарын сорый. Һава торышының тотрыклыланып китүен бик теләр идек. Бер ун көн кояшлы көн дә вәзгыятьне үзгәртергә булышыр иде”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан буенча уртача уңдырышлылык гектарыннан 20,1 центнер ашлык бөртеген тәшкил итә. Аеруча югары уңдырышлылык Азнакай, Әгерҗе, Әлки муниципаль районнарында күзәтелә. “Көзге игеннәр буенча уңдырышлылык шактый югары. Аларның яз көне хәле яхшы иде, җәй башындагы корылыкка да алар лаеклы төстә каршы тора алды. Гектарыннан 25-40 центнерлап көзге иген суктырылган кырлар бар. Барлык операцияләр дә дөрес һәм вакытында эшләнгән җирдә, уңдырышлылык яхшы күзәтелә. Әлбәттә, елы да уңышлы булса, уңдырышлылык күләме тагын да югарырак булыр иде”, - ди Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, урып-җыюда зур эш тизлеге белән Нурлат, Буа, Алексеевски, Әлки, Апас, Зәй районнары горурлана ала. Алар 12 меңнән алып, 20 мең гектар җирне үзләштереп өлгергән.
Татар-информ