Министрлыкта дуңгызчылык тармагының үсеше турында сөйләшәчәкләр

2013 елның 30 июле, сишәмбе

2013 елның 2 августында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  “Татарстан Республикасында БСО  шартларында  дуңгызчылык.  Тармакның перспективасы” дип исемләнгән киңәшмә узачак.

Чара ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында үтәчәк. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, “ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше белән идарә итә торган төп дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” башлыгы Илсур Закиров, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы федераль үзәге директоры Аркадий Иванов һ.б.катнашыр дип көтелә.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында БСО  шартларында  дуңгызчылык, Татарстанда республика территориясенә дуңгызларда була торган африка чумасын кертмәү һәм башка бик күп  проблемалар каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International