Биектау районында икмәкне яхшылап эшкәртеп саклауга салалар

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

Биектау районында икмәкне  Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә илтәләр. Монда  ашлык  эшкәртелеп,  сакларлык кондициягә җиткерелә, аннан соң саклауга салына.

– Предприятие ашлык кабул итүгә  тулысынча әзер, – диде Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе директоры Нияз Гарипов. – Складлар чистартылды, корткычларга  каршы  эшкәртү уздырылды, биналар утка чыдам катнашма  белән эш-кәртелде. 13 июньдә комиссия объектны  кабул итте, яңа уңыш ашлыгын саклауга барысының да әзер булуын белдерде. Бездә бердәм коллектив эшли. Алар барысы да   зур  эш тәҗрибәсенә ия белгечләр, җаваплы кешеләр. Барлык дүрт киптергеч һәм унөч склад ашлык кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта  предприятиенең гомуми  сыешлыгы 40 мең тонна  тәшкил итә.

Биредә машиналарны  тәүлек буена каршы алалар, ашлыкны  тикшерәләр,  кузовларны бушаталар. Йөк машиналарына  санаулы минутларда хезмәт күр-сәтелә.

Ашлыкның сыйфатын тикшерү өчен предприятиедә аттестацияләнгән җитештерү-техник лабораториясе бар,  ул  икмәкнең сыйфатын билгеләргә  мөмкинлек бирә торган приборлар һәм җиһазларның тулы комплекты белән тәэмин ителгән. Лаборатория  хезмәткәрләре, чүплелеген,  дымлылыгын тикшерү, тиешле контроль язулар язу өчен беренче эш итеп ашлыкны ала. Лаборатория мөдире Гөлсинә Нәгыймова предприятиедә инде 11 ел эшли. Аның кулы аша никадәр ашлык узгандыр, санап  бетерерлек түгел. Хәтта катлаулы анализларсыз да бер караудан ук нинди сыйфаттагы  ашлык килүен  чамалый. Техник-лаборантлар Ләйлә Кәлимуллина һәм Сәрия Имамова да  яңа кешеләр түгел, шуңа  күрә дә  тикшерү нәтиҗәсенең дөреслеге бернинди дә шик тудыра алмый.

Бушатылганнан соң, ашлык  эшкәртү стадиясен уза. Быелгы урып-җыю катлаулы һава торышы шартларында уздырыла. Комбайннар кырга өзлексез коеп явучы яңгырлар туктаган арада чыга һәм  җыелган барлык ашлык  шунда ук машиналар белән Коркачыкка  җи-бәрелә, анда ул киптерелә һәм  складларга  салына. Булган дүрт киптергечтән әлегә икесе генә тулы куәтенә эшли, чөнки ашлыкны  әлегә  бирегә китерә башлыйлар гына.

Ашлык кабул итү предприятиесенә быелгы уңыш районның “Бөреле”, “Татмелиорация-Агро”, “Әсән”, “Суыксу”, “Каенлык”, “Высокогорское”  кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән генә түгел, Лаеш, Питрәч районнарыннан да китерелгән. Бүгенге көндә Коркачык  икмәк кабул итү предприятиесе 100 тонна бодай һәм 300 тонна арыш кабул иткән. Әлегә бөтен ашлык дәүләт заказына тапшыруга – агролизинг буенча бурычны каплауга китеп бара.  Мәсәлән, “Бөреле” акционерлык җәмгыяте “Рацин“  дәүләт  унитар предприятиесе алдында бурычын тулысынча каплаган.

Техник чаралар ярдәмендә, предприятие эшчеләре  кыска срокларда саклау өчен ашлык массасын киптерәләр, сортлыйлар, ашлыкның эре партияләрен яңадан эшкәртүчеләргә әзерлиләр. Аларга уңайлы булсын өчен предприятие территориясенә керә  торган  тимер юллар каралган. Дөрес, хәзер,   икмәк  кабул итү предприятиесе директоры  Нияз Гарипов  сүзләренчә, йөк транспортына өстенлек бирелә, чөнки ул арзанракка төшә, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International