Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан пермияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан күчә байракны иң беренче булып 10 мең центнер икмәк җыеп алган әтиле-уллы Шәрәфуллиннар алды. Шул вакытта ук Ринат: “Без бу байракны кулдан ычкындырмас өчен тырышачакбыз”, – дигән иде. Чыннан да, бүгенге көндә дә Расыйм һәм Ринат Шәрәфуллиннар алдынгы сызыкта бара. Алар инде 20 мең центнер сызыгына якынлашканнар, дип хәбәр итә район газетасы.