Азнакай районында җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

 Азнакайда җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды. Семинарның теоретик өлеше Кәкре Елга авыл Мәдәният йортында узды. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге гомуми торышы белән таныштырды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре кыр эшләре, туфрак эшкәртү, уҗым культуралары чәчүнең технологик үзенчәлекләре һәм башка мәсьәләләр хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Көзге кыр эшләренең никадәр мөһим һәм җаваплы чара булуына басым ясадылар. Чөнки киләчәк уңышка нигез нәкъ менә бүгеннән үк башлана. Иген культуралары да, җир дә кайгыртучан мөнәсәбәт, игътибар сорый. Югары агротехник таләпләрне саклау, тиешенчә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәре, корткычларга каршы даими көрәш, орлык базасын ныгыту ... бу таләпләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, уңышка өмет итеп булмый.

Семинарның практик өлеше “Марс” ҖЧҖ кырларында дәвам итте. Белгечләр туфрак эшкәртүнең барышын күзәтте, тәҗрибә уртаклашты. Туфрак эшкәртү белән шөгыльләнүче агрегатларның уңай яклары белән танышты. Министрлык вәкилләре Азнакай авыл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде.

– Без барыбыз да бер үк табигый шартларда яшибез. Әмма Азнакай игенчеләре фәнни казанышлар, уңай практик алымнарны тирәнтен өйрәнеп, аларны нәтиҗәле куллана беләләр. Монда уңыш бар, азнакайлылар республикада лаеклы урынны алып торалар, – диде ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ җитәкчесе Таһир Һадиев. Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International