Агымдагы елның 22 августына алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көндә Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 79 проценты бушап калган, 2 миллион 327,3 мең тонна ашлык суктырылган.
Саба муниципаль районы игенчеләре урып-җыю кампаниясен төгәлли. Биредщ 2 процент мәйданда гына ашлык калган. Урак өсте башланганнан алып районда 38,3 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шулай ук Балтач районында да 3 процент мәйданда гына ашлык калып килә. Районда тулай ашлык күләме 56,5 мең тонна тәшкил итә.
Шулай ук Апас, Кукмара, Нурлат районнары да лидерлык итә, бөртекле культуралар биләгән мәйданның 4-11 процентында гына ашлык калган.