Бүген ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика муниципаль районнарында модуль участок ветеринар пунктлары төзелеше мәсьәләсе буенча йөкләмәсен үтәү хакында фикерләштеләр.
Киңәшмәдә бу проблема буенча фикер алышуда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш ветеринар инспекторы Булат Камалов, аның урынбасары Риф Әгъләмов, республика тармак министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сергей Чурин һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук проект-смета документын төзү, модульләр төзү, эшкәртү һ.б. белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.