ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  озата барды.

Иң беренче эш итеп “КВ Агро”, ААҖ “Агрофирма Заря” кырларында   Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов райондагы күрсәткечләр һәм эшнең барышы  белән якыннанрак таныштырды.

ААҖ “Мәйдан”, ҖЧҖ «Агрофирма Заволжье», ААҖ «Холдинговая компания «Ак Барс» бүлекчәләренең яңа технологияләр белән эшләнелгән  2400 башка исәпләнгән торак белән дә таныштылар. Биредә бүгенгесе көндә «Ангус» һәм «Герефорд» токымлы  ит үгезләрен тәрбияләнә.

Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән дә аралаштылар. Аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шушы кыска вакыт эчендә югалтуларсыз, калган уңышны җыеп алырга һәм кышкы культураларны кирәкле мәйданнарда чәчүне оештыруны булдырырга кирәклеген ассызыклады, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International