Татарстанда 2283,3 мең тонна сенаж һәм 30,9 мең тонна силос хәзерләнгән

2013 елның 20 августы, сишәмбе

2013 елның  20 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда 2283,3 мең тонна сенаж һәм 30,9  мең тонна  силос хәзерләнгән.

Гомумән алганда, ТР буенча кышка 948,5 мең тонна терлек азыгы тупланган.

Бер баш шартлы терлеккә 15,6 центнер азык туры килә.

Татарстанда кукуруздан терлек азыгы әзерләү күләме узган елдагыча кала. Быел кукуруз чәчүлекләре 230 мең гектар мәйданны били, бу якынча 2012 ел дәрәҗәсендә дигән сүз. Узган ел 1 мең тонна чамасы яшел кукуруз чаптылар, 160 мең тоннасын терлекләргә кыш ашату өчен траншеяга салдылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, Республикада урып-җыю эшләре дәвам итә. Ә Әлки муниципаль районының “Хузангаев” игенчеләре уңышлы гына урып-җыю эшләрен тәмалаганнар.

Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International