Программа бар, эшләтәсе генә калды

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Буа районда 2013-2018 елларга терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов:

- Район хуҗалыклары алдында 2018 елга сөт җитештерүне 57,7 мең тоннага, ит хәстәрләүне 15,8 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Бу максатларга ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә: малларның баш санын ишәйтергә, аларның продуктлылыгын үстерергә, баланслы азык базасын булдырырга, терлекләрне асрауның һәм ашатуның яңа технологиясенә күчәргә, нәсел яңартырга, булган терлекчелек биналарын реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә кирәк. Программа эре агрофирмаларга 2014 елның 1 маена тәүлегенә 20, уртачаларга 7-10, кечкенә хуҗалыкларга 2,5-3 тонна сөт реализацияләүне һәм шуның белән район буенча әлеге күрсәткечне ел дәвамында 100 тоннадан киметмәүне максат итеп куя. Хуҗалыкларда бу юнәлештә конкрет чаралар үткәрелә инде. “Нива” агрофирмасының “Толымбай” бүлекчәсендә бер бина сыер абзары итеп үзгәртеп корыла, анда сөт үткәргечләр, суыту җайланмалары урнаштырылачак. Бу сыерлар санын 200 башка арттыру һәм көн саен өстәмә 3 тоннадан күбрәк сөт җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. “Тахаръял” агрофирмасының “Победа”, “Родина”, “Дружба”ның “Рассвет” бүлекчәләрендә 200әр башка исәпләнгән биналар реконструкцияләнә. “Кыят” җәмгыятендә дә шушы көннәрдә бу эшкә керешәчәкләр. “Коммуна”да барлык сыер абзарларында яңа сөт үткәргечләр белән яңа саву агрегатлары урнаштырыла башлады.

 - Биналарны терлекләр белән тутырырга да кирәк бит әле. Беренче чиратта сыерларны бракка чыгаруны катгыйландырырга кирәк – ул гомуми көтүнең 10 процентыннан артмаска тиеш. Бракка чыгаруның төп сәбәпләре гинекологик, җи-лен һәм тояк авыруларыннан гыйбарәт. Зооветеринария белгечләре моңа юл куймас өчен профилактика чараларын төгәл үтәргә тиешләр. Монда “Коммуна” җәмгыятен мисал итеп китерергә була. Биредә елга 2 мәртәбә сыерларның тоякларын кисү, чистарту, маститка тикшерү һәм дәвалау, чебен-черкигә (украга) каршы эшкәртү җайга салынган. Профилактика чараларына бәйле рәвештә генә дә соңгы 2 елда җәмгыять буенча сөт саву 2 тоннага артты. Быел барлык хуҗалыклар да маститка каршы программа буенча актив эшләде.

Малларның, бигрәк тә яшь бозауларның сакланышын яхшыртырга, нәселле терлекләр үрчетүне һәм көтү  яңартуны җайга салырга кирәк. Шул ук “Коммуна”да күп еллардан бирле югары сөт бирүче сыерлар асрала. Ел саен 34 процент көтү яңартыла, сыерлар саны арта. Таналарны юнәлешле үстерәләр”- алар 420 килограмм авырлыкка җиткерелеп кенә каплатыла, ә бозаулаган вакытта 550 килограммга җитәләр, тәүлегенә 18-20 килограмм сөт бирәләр. Ә менә “Нива”да әйләнешкә ел саен 400-420 баш тана кертелсә, сыерлар санын, шул кадәр үк бракка чыгарылу сәбәпле, ишәйтә алмадылар. Аларда 210 баш сыерга урын бар. Аларны тутыру тәүлеклек савымны 3 тоннага арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Калган агрофирмаларда да һәр елны 450-500 тана әйләнешкә кертелә. Ит җитештерүдә тәүлеклек уртача үсеш  750-800, симертүдә 1000 граммнан ким булмаска тиеш. Боларга ирешү өчен өстә санап үтелгән чаралардан тыш барлык зооветеринария белгечләрен, терлекчеләрне технология мәсьәләләре, малларны асрау, ашату буенча укулар да үткәрергә кирәк.

Бүген күп хуҗалыкларда алга китеш бар – агрофирмалар сөтне уртача 1,5 тоннага артыграк савалар. “Нива”да тулай тәүлеклек савым 14,2, “Вамин-Буа”да – 14,7, “Дружба”да һәм “Тахаръял”да – 18-19 тоннага тиң. “Коммуна” исә берүзе 9 тонна сөт җитештерә. Монда ел дәвамында малларның ашату технологиясе төгәл саклана, дип хәбәр итә район газетасы.

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, быел 18,5 центнер азык берәмлеге тупланган, запаста 6 центнер азык берәмлеге бар иде, кукуруздан тагын 7 алыначак. Димәк, кышлату дәвамында маллар алдында 25 килограмм сенаж, 15 килограмм силос, 3 килограмм печән булачак. Ә бу, үз чиратында, тәүлеклек савымны киметмәс һәм терлекчелекне үстерү программасында эшләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен җитәрлек күләм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International