ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Ярышларда 375 кеше, республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 45 җыелма команда, шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары катнашты.

Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына Дәүләт урта һөнәри белем бирү учдеждениесе “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы”нда 23 ноябрьдә йомгаклар ясалды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге 907 номерлы карары белән 2013 елның 15 ноябреннән Николай Якушкин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасыннан азат ителде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Игорь Маныловның авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм терлек чималын исәпкә алуның федераль системасын булдыру буенча йөкләмәләрен үтәүнең барышы турында киңәшмә уздырды.

Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм дәрәҗәсе турында хәбәр итте.


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсы бүген Дәүләт урта һөнәри белем бирү учдеждениесе “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы”нда уза. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ДТРКТатарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль тәэмин итү министрлыгы, Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты”.

Иртәгә, 23 ноябрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) Казан шәһәренең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.

28-29 ноябрьдә Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе федераль дәүләтбюджет мәгариф учреждениесе базасында “Эмбриотрансферның заманча ысуллары һәм эре мөгезле терлекләрнең патологиясен функциональ диагностикалау” Ультратавыш диагностикасы буенча халыкара ветеринария форумы булачак. 


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли спорт ярышы «Көрәш» буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды.

Көн тәртибендә «2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук «Татарстан Республикасында хайваннарны карап тоту турында» Татарстан Республикасы законы проекты бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International