Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары һәм дәрәҗәсе турында хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль һәм республика дәүләт ярдәме бе рничә юнәлеш буенча алып барыла, диде.
Аерым алганда, 2013 елда игенчелекне үстерүгә 3,2 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,89 млрд. сум – Татарстан бюджетыннан (минераль ашламалар сатып алуга, иминият буенча чыгымнарны каплауга, элиталы орлыкчылыкка һәм башкаларга).
Терлекчелектә дәүләт ярдәме дәрәҗәсе 2,39 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 936 млн. сум – Татарстан бюджетыннан (1 литр товар сөтенә субсидияләр, нәсел терлекчелегенә ярдәм һәм башкалар).
Банк кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләүгә федераль һәм республика бюджетларыннан ярдәм тулаем - 7,47 млрд. сум.
Хуҗалык итүнең кече рәвешләренә 946 млн. сум җибәрелгән, шул исәптән 542 млн. сум – Татарстан бюджетыннан.
2014 елда республика бюджет ярдәме 4,69 млрд. сум тәшкил итәчәк дип көтелә, шул исәптән игенчелеккә (1,3 млрд. сум), терлекчелеккә (832,5 млн. сум), СТП модернизацияләүгә (2 млрд. сум), хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәмгә, банк кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләүгә һәм башкаларга.