Бүген «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли спорт ярышы «Көрәш» буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды.
Ярышларда 375 кеше, республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 45 җыелма команда, шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары катнашачак.
Катнашучыларны бәяләү Федерация һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан расланган «Татар-башкорт милли спорт көрәше ярышлары кагыйдәләре» буенча, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм130 килограммнан артыграк авырлык категроияләрендә берәр җиңелүдән соң катнашучыларны төшереп калдыру юлы белән башкарылачак.
Чемпионатның баш судьясы – атказанган спорт остасы, республика категориясендәге судья, Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ГНУ директоры Марсель Таһиров.
Иртәгә, 22 ноябрьдә, Чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узачак. Шуның йомгаклары буенча үз категорияләрендә призлы урыннарны алган катнашучылар акчалата бүләкләргә һәм дипломнарга ия булачаклар. Чемпионатның Күчмә кубогын җиңүче команда алачак.