Күрсәткечләрнең бердәм системасы

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Игорь Маныловның авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм терлек чималын исәпкә алуның федераль системасын булдыру буенча йөкләмәләрен үтәүнең барышы турында киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты, Ветеринария департаменты җитәкчеләре һәм белгечләре, «РТИ» ААҖ һәм «ЭнвижнГруп» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм терлек чималын исәпкә алуның федераль системасын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем төзү турында” боерыгы проекты, шулай ук югарыда күрсәтелгән Эшче төркемнең эш планы проекты һәм терлекчелекне исәпкә алу өлкәсендә гамәлдә булган норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертүгә кагылышлы кайбер өстенлекле мәсьәләләр каралды һәм хупланды.

Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов, бүген Россия Федерациясенең аерым субъектларында авыл хуҗалыгы хайваннары күрсәткечләрен исәпкә алуның җирле системалары эшләп килә, шуңа бәйле рәвештә, Авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алуның федераль системасы проектын эшләүчеләргә Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган системаларны алга таба бердәм күрсәткечләр системасына берләштерү өчен аларның мониторингын үткәрергә тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте.

Фикер алышулар йомгаклары буенча Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Игорь Манылов Дәүләт программасына Авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алуның федераль системасы проектын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен кирәкле өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү өлешендә үзгәрешләр кертергә кирәклеген нигезләүне әзерләү буенча йөкләмә бирде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International