Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы булды

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы булды.

Көн тәртибендә «2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук «Татарстан Республикасында хайваннарны карап тоту турында» Татарстан Республикасы законы проекты бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге.

Утырыш барышында депутат фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Депутат чыгышыннан күренгәнчә, быел, шулай ук узган елда республика программасын үтәү барышы тулаем Россия белән чагыштырганда шактый яхшырак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм күмәк фермер хуҗалыкларының роле артканнан арта бара. Җир кишәрлекләре белән спекуляцияне булдырмау, алыш-бирешләрнең ачыклыгын һәм буш кишәрлекләр барлыгы турында мәгълүмат биреп торуны арттыру иң мөһим бурычлардан санала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International