22 - 23 ноябрьдә “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар конкурсы узачак

2013 елның 22 ноябре, җомга

Ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсы бүген Дәүләт урта һөнәри белем бирү учдеждениесе “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы”нда уза. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ДТРКТатарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль тәэмин итү министрлыгы, Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты”.

Конкурс эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшь кадрларны кызыксындыру, авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт җтештерүчәнлегенә ирешү, яшьләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләргә җәлеп итү, шулай ук АПКда эшче белгечләренең дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, I этап (районныкы) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре белән берлектә уңыш җыеп алу чорында уздырылды.

Хәзер II этап уздырыла, ул I этаптагы җиңүчеләр арасында республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре тарафыннан бирелгән документлар нигезендә оештырыла.

Конкурсның икенче этабы ике турда узачак – теория һәм практика буенча. Конкурста катнашучыларның эшләре шәхси исәп кәгазьләре буенча бәяләнә һәм шуңа урып-җыю вакытында башкарылган эшләр, теоретик һәм практик әзерлек тә кушып исәпләнә.

Нәтиҗәләрне игълан итү дә, җиңүчеләрне бүләкләү дә иртәгә, 23 ноябрьдә, булачак.

Призлы (1, 2, 3) урыннарны алган катнашучылар Дипломнар һәм призлар, шулай ук Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты”ның бюджет бүлегенә конкурссыз керү өчен сертификатлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International