Ультратавыш диагностикасы буенча халыкара ветеринария форумы

2013 елның 22 ноябре, җомга

28-29 ноябрьдә Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе федераль дәүләтбюджет мәгариф учреждениесе базасында “Эмбриотрансферның заманча ысуллары һәм эре мөгезле терлекләрнең патологиясен функциональ диагностикалау” Ультратавыш диагностикасы буенча халыкара ветеринария форумы булачак. Форум “Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринариямедицинасы академиясе” (Казан шәһәре) һәм “Россия агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү академиясе” (Мәскәү) белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә һәм терлекчелек өчен диагностик җайланмалар җитештерүче DRAMINSKIәйдәүче компаниясе (Польша) партнерлыгында уздырыла.

Форумның максаты - эре мөгезле терлек үрчетү өлкәсендәге проблемалар буенча фикерләшү һәм аларны анализлау, яңа технологияләр ярдәмендә аларны хәл итү ысулларын табу. Форум терлекчелек, ветеринария өлкәсендәге җитәкчеләрне һәм белгечләрне, Великобританиядән, Польшадан, Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан һәм Казахстаннан практикларны җыячак.

Форум кысаларында “Терлекләрне репродукцияләү биотехнологиясендә УЗИ-сканерлар куллану” буенча мастер-класс үткәреләчәк, шулай ук “Барысы да ветеринария һәм терлекчелек өчен” күргәзмәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International