Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” дәүләт фәнни учреждениесе (ДФУ) галимнәре әйтүенчә, Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы борчу тудырмый. Көзге һәм кыш башындагы һава шартлары үсемлекләр өчен уңай булды.
3 декабрьдә федераль аграр ведомство башлыгы Николай Федоров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының ветеринария өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җитәкчеләрен билгеләп кую һәм вазыйфаларыннан азат итү мәсьәләләрен карау комиссиясе утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хайваннарын бердәм исәпкә алуны уздыру планлаштырыла. Электрон тәңгәлләштерүне эре мөгезле терлек гәүдәсенә урнаштырылган махсус чиплар ярдәмендә башкарачаклар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты хәбәр иткәнчә, 2013 елның III кварталында хезмәт базарындагы вәзгыять түбәндәге күрсәткечләр белән тасвирлана: авылда эшсез гражданнар саны ил буенча 1414 мең кеше тәшкил итә, эшсезлек дәрәҗәсе – 7,8 %. Росстат шундый белешмәләр бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Чечен Республикасы авыл хуҗалыгы министры Муса Дадаев җитәкчелегендәге делегация булды.
«Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» региональ иҗтимагый берләшмәсе район бүлекчәләренең һәм башлангыч оешмаларының «Авылда социаль проектлаштыру» социаль әһәмиятле проектлары һәм программалары конкурсына йомгаклар ясалды.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» Федераль максатчан программасы кысаларында грант ярдәме алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан көн саен 2600 тонна сөт җитештерелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Чүпрәле муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау тантанасы уздырылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
28-29 ноябрьдә Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Н.Э. Бауман ис. КДВМА базасында ультратавыш диагностикасы буенча “Эмбриотрансферның бүгенге ысуллары һәм эре мөгезле терлек патологияләрен функциональ диагностикалау” Халыкара ветеринария форумы булды.