Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Чечен Республикасы авыл хуҗалыгы министры Муса Дадаев җитәкчелегендәге делегация булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б.лар катнашты.
Чечен Республикасы делегациясе составына Чечен Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джалауди Моллаев, икътисад һәм анализ департаменты директоры Бадруди Бисултанов, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате департаменты директоры Әхмәд Аларханов, үсемлекчелек, химияләштерү һәм механикалаштыру департаменты директоры Хан-Паша Матуев, мөлкәт, җир мөнәсәбәтләре һәм матди баланс бүлеге башлыгы Хизир Эдилов, терлекчелек, нәсел эше, КРС, МРС һәм ат үрчетү бүлеге башлыгы Шахаб Вацаев, Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Чечен фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты ДФУ (ГНУ) директоры Нурбек Адаев, Чечен Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәтенең баш белгеч-эксперты Зубайр Байраков һәм Чечен Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәтенең әйдәүче белгеч-эксперты Асланбек Магомаев кергән.
Чара барышында яклар үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерү, инвестиция проектларын, лизинг ярдәмен гамәлгә ашыру, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәүләт мөлкәтен арендалау һәм хосусыйлаштыру механизмнары, авыл җирлегендә кече хуҗалык итү фермаларын кызыксындыру буенча тәҗрибә алмашу мәсьәләләре, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү рәвешләрен оештыру, технопарклар оештыру һ.б хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасына визиты барышында Чечен Республикасы делегациясе «Майский» ТК ҖЧҖда, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, «Бөреле» ЯАҖда, Питрәч муниципаль районының терлекчелеккомплексында (Тат. Ходяшево), «Ак Барс-Питрәч» Агрофирмасы ҖЧҖда, «И.Н. Сөләйманов» гаилә фермасында, «Ватан» кооперативында һ.б.ларда булыр дип планлаштырыла.