Эмбриотрансферның бүгенге ысуллары һәм эре мөгезле терлек (КРС) патологияләрен функциональ диагностикалау

2013 елның 29 ноябре, җомга

28-29 ноябрьдә Югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Н.Э. Бауман ис. КДВМА базасында ультратавыш диагностикасы буенча  “Эмбриотрансферның бүгенге ысуллары һәм эре мөгезле терлек патологияләрен  функциональ диагностикалау”   Халыкара  ветеринария  форумы  булды.

Форум “Россия агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү академиясе” белән берлектә “Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” тарафыннан  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә һәм терлекчелек өчен диагностика җайланмалары җитештерә торган DRAMINSKI (Польша) әйдәүче компаниясе партнерлыгында уздырылды.

Форумның төп максаты – эре мөгезле терлек җитештерү өлкәсендәге проблемалар хакында фикер алышу, аларны анализлау һәм яңа технологияләр ярдәмендә аларны хәл итү ысуллары.

Форумда терлекчелек, ветеринария өлкәсендәге җитәкчеләр һәм белгечләр,  Бөекбританиядән, Польшадан, Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан һәм Казахстаннан практиклар катнашты, дип хәбәр итә  Н.Э. Бауман ис. КДВМА.

Чара барышында анда катнашучылар сөт комплексларында оештыру-технологик һәм дәвалау-профилактикалау, Бөекбританиядә эмбрионотрансферларны гамәлгә кертү тәҗрибәсе, сөтле сыерларның аналык бизләре һәм аналык структураларына ультратавыш диагностикасы, авыл хуҗалыгы терлекләрен торгызуны  җайга салуның биотехнологик алымнары, терлекчелекне нәтиҗәле үстерүдә  заманча технологияләр, сыерлардагы  акушер-гинекологик  патологияләр һәм сөт бизләре авырулары, аларны профилактикалау, сөтле сыерлар көтүлегендә алар белән нәтиҗәле идарә итүнең заманча ысулларын булдыру кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Терлекләр репродукциясенең биотехнологиясендә УЗИ-сканерлар куллану, БДБ һәм Европада эмбрионнарны трансплантацияләүнең торышы, эмбрионнарны  трансплантацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыруның  теоретик һәм  практик аспектлары, Днепропетровск өлкәсендәге “Агро-Союз” нәсел заводында донор сыерлардан җенесе буенча сортларга аерылган һәм гади эмбрионнар алуның нәтиҗәлелеге, Россиядә һәм  Казахстанда ит терлегеннән  эмбрионнар   трансплантацияләү технологиясен камилләштерү кебек һәм башка шундыйрак  мәсьәләләр дә  игътибарсыз калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International