Тармак алдынгылары

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Бүген Чүпрәле муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау тантанасы уздырылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Авыл хезмәтчәннәренә сәламләү сүзләре белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков мөрәҗәгать итте. Ул башта районның агымдагы елда авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, аннары алга куелган мөһим бурычлар белән таныштырып китте.

2013 елда Чүпрәле муниципаль районында 62563 гектар җир чәчелгән. Шулардан 36727 га мәйданны, ягъни аның 53процентын бөртекле культуралар тәшкил итә. Техник культуралар 6899 га һәм терлек азыгы культуралары 18937 га, ягъничәчүлекнең 28% ын тәшкил итә. Район буенча шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы - 448 ц/га, 2616 гектар мәйданнан117423 тонна уңыш алынган. 1 гектардан иң зур уңыш “Цильна” хуҗалыгында алынган, әлеге хуҗалыкта шикәр чөгендере 36000 тонна җыелган, дип хәбәр итә район матбугаты.

Моннан тыш, тантана барышында уңыш җыеп алуга йомгаклар ясалды. Җиңүчеләр акчалата премияләр белән бүләкләнделәр һәм күчмә байракка ия булдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2011 - 2013 елларда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан бирелә торган акчалар ярдәмендә гаилә терлекчелек фермаларын төзү программасында 15 кеше катнашты. Районда шәхси ярәмче хуҗалыкны үстерүгә субсидияле кредитлар алучылар саны арта бара.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда башкарылган эшләргә, икмәк, шикәр чөгендере үстерүгә карата булган аерым традицияләргә бәя бирде. Терлекчелектәге уңай үзгәрешләргә дә тукталып китте, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска дигән теләк белдерде. Министр авыл хезмәтчәннәренә аларның авыр хезмәтләре өчен, үз эшләрен яратып, фидакарь башкарулары өчен рәхмәт әйтте.

Чара ахырында алдынгыларга мактаулы исемнәр һәм бүләкләр бирелде. Җиңүче кубогы белән бүләкләү өчен сәхнәгә уңыш җыеп алу йомгаклары буенча җиңүчеләр дип танылгын хуҗалыклар җитәкчеләре чакырылды: «Чынлы» ҖЧҖ (Барис Гафуров), «Ак Барс-Чүпрәле» ҖЧҖ (Фәрит Мөдәррисов), «Низамов» КФХ (Альберт Низамов), . А.Ш. Абдреева ис. СХП(Рөстәм Абдреев) һәм «Чүпрәле терлек азыгы» ҖЧҖ (Рәфәгать Алиуллов).

«Районның иң яшы машина йөртүчеләре», «Районның иң яхшы тракторчы-механизаторлары», «Районның иң яхшыкомбайнчылары», «Районның иң яхшы сыер савучылары» номинацияләре буенча районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, Мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International