Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы югары продуктлы сөт җитештерә торган районнарны атады

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан көн саен 2600 тонна сөт җитештерелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президетының Матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов республикада сөт терлекчелеге үсеше турында сөйләде. Продуктлылыгы югары булган сөт савып ала торган муниципаль районнар арасыннан Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Кукмара һәм башка районнарны (2013 елның 29 ноябренә) атап китте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, бүген иң югары савым Балтач муниципаль районында. Марат Әхмәтов шулай ук бер сыердан 10 килограммнан да азрак сөт савыла торган 15 муниципаль районны да билгеләп үтте.

Министр республикада кыргый кабан дуңгызларын аулау сезоны ачылганын хәбәр итте, бүгенге көнгә аларның саны шактый арткан. Татарстан Республикасы территориясендә бүген 5 меңләп кыргый кабан дуңгызы исәпләнә. Аларны аулауга 1680 рөхсәт бирелгән. Марат Әхмәтов, барлык атылган кыргый кабан дуңгызларына, профилактика максатларында, африка чумасы (АЧС) булу-булмауга лаборатор тикшерү уздырырга кирәк, дип әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International