Җирле инициативалар проектларына ярдәм итү

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Авыл җирлегендә яшәүчеләр «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» Федераль максатчан программасы кысаларында грант ярдәме алырга мөмкин.

Субсидияләр өч өстенлекле юнәлештәге проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү буенча Россия Федерациясе субъектларының чыгым йөкләмәләрен финанслашуга бирелә, болар: а) ял итү, спорт һәм балалар уеннары мәйданчыклары зоналарын булдыру һәм төзекләндерү; б) табигать ландшафтларын һәм тарихи-мәдәни ядкарьләрне саклап калу һәм торгызу; в) милли-мәдәни традицияләргә һәм халык кәсепләренә ярдәм итү.

Югарыда санап кителгән һәр юнәлеш буенча иҗтимагый әһәмиятле, коммерциягә карамаган һәм грантлар алуга дәгъва кылучы проектлар исемлегенә керергә мөмкин булган проектлар буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү төбәк максатчан программаларын сайлап алу тәртибен раслау турында» 2013 елның 20 сентябрендәге 357 номерлы боерыгы нигезендә аңлатмалар бирелде.

Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаментына керә торган гражданнарның җирле инициативаларга грант ярдәме проектларын алдан карап тикшерү түбәндәге бертөсле хаталарны ачыкларга ярдәм итте: проектларның өстенлекле грант ярдәме юнәлешләренә туры килмәве; проект буенча гомуми чыгымнарны билгеләгәндә гражданнарның, юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның җирле бюджет керемнәренең исәпкә алынмавы; Россия Федерациясе субъектларының чыгым йөкләмәләрен финанслашу күләмнәренең (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 18 октябрендәге 79-р номерлы күрсәтмәсе) үтәлмәве; федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары исәбеннән бүлеп бирелә торган грант күләменең чагыштырма пропорциясе (проектның гомуми суммасыннан 60 %) үтәлмәве. Шуны да ассызыклап үтәбез, грант күләме 2 млн. сумнан артыграк була алмый, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнарына искәртәбез, авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җирле инициативалар проектларын карау 2013 елның 10 декабренә кадәр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International