Вәзгыять тотрыклана

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты хәбәр иткәнчә, 2013 елның III кварталында хезмәт базарындагы вәзгыять түбәндәге күрсәткечләр белән тасвирлана: авылда эшсез гражданнар саны ил буенча 1414 мең кеше тәшкил итә, эшсезлек дәрәҗәсе – 7,8 %. Росстат шундый белешмәләр бирә.

2012 елның шул ук чорында эшсез гражданнар саны 1542 мең кеше иде, ә эшсезлек дәрәҗәсе 8 %ка тиң иде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, хисап чорында авылда эшсезлек дәрәҗәсе шәһәр җирлеге белән чагыштырганда (4,5%) ике мәртәбәгә диярлек артыграк исәпләнә.

Хезмәт базарындагы вәзгыятьнең тотрыклануы күбрәк авылда фермерлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга бәйле. Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәләре органнары оператив мәгълүматы буенча (2013 елның 1 ноябренә) “Яңа фермерларга ярдәм итү” ВМПда (ВЦП) катнашучылар саны 2536 фермерга җитте һәм “2012 – 2014 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ВМПда 693 фермер хуҗалыгы катнаша. Пограммада катнашучылар тарафыннан өстәмә эш урыннары булдырылды.

Төбәк хезмәт базарларындагы вәзгыятьнең дә чагыштырмача тотрыклануына карамастан, Россия Федерациясе субъектларының кайберләрендә халыкны эш белән тәэмин итү проблемасы әле бик кискен тора: Ингушетия Республикасында авылда эшсезлек дәрәҗәсе 47,7%, Тува Республикасында – 28,2% һәм Чечен Республикасында – 23,4%. Бу һәм кайбер башка төбәкләрнең авыл җирлекләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге бик чикле, ә торак пунктларның шәһәр предприятиеләре эшенә бәйлелеге бик аз булу аркасында яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек.

Хезмәт базары торышын тасвирлый торган тагын бер күрсәкеч – оешмалар хезмәткәрләренә түләнә торган уртача айлык хезмәт хакы.

2013 елның гыйнвар – июнь айларында авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы14523,8 сум тәшкил итте, 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда 12,1%ка артыграк, әмма Россия Федерациясе буенча(28787,6 сум) күрсәткечтән 2 мәртәбә кимрәк.

Россия Федерациясенең 14 субъектында уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан артыграк, шул исәптән Ямал-Ненец автоном округы (35019,1 сум), Магадан өлкәсе (27523,5 сум) һәм Белгород өлкәсе (21181 сум), Коми (21575,1 сум) һәм КарелияРеспубликалары (22675 сум).

Россия Федерациясенең 11 субъектында уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан кимрәк: Дагстан (5077 сум), Калмык (7070,9 сум),Төньяк Осетия – Алания (7081,7 сум) һәм Ингушетия (7359,4 сум) Республикалары, Забайкальск крае (7131,8 сум).

Авыл хуҗалыгында, аучылык һәм урман әзерләү хуҗалыкларында тулаем Россия Федерациясе буенча 2013 елның 1 ноябренә хезмәт хакы буенча бурычның гомуми суммасы 478480 сум сум тәшкил итә, шул ук вакытта бу бурычның 100%ы да оешмаларның үз акчалары булмау аркасында барлыкка килгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чорлар буенча караганда бу бурычның күпчелеге 2013 елда барлыкка килгән, 2012 елда аның күләме 48633 мең сум (барлык бурычның 10,2% ), 2011 елда – 70845 мең сум (14,8%).

Хезмәт хакы буенча бурычның иң зур күләме Вологда (61,4 млн. сум) һәм Ростов (50,4 млн. сум) өлкәләрендә, БашкортостанРеспубликасында (37,8 млн. сум), Алтай (37,2 млн. сум) һәм Хабаровск крайларында (32,1 млн. сум) исәпләнә.



Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International