ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Малтабар авылында урнашкан “Вилданов” КФХ терлекчелек фермасында яшь терлекләр тоту өчен 100 башка исәпләнгән бина төзеделәр.

Кичә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “АПКның прогрессив технологияләре” программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта республика кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең 2015 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар буенча гомуми хисап җыелышы узды.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казаклар Чаллысы авылыннан Фәрит Галәүтдинов быел ит җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. Аның өчен ул 30 баш яшь эре мөгезле терлек сатып алган.

Мәгълүм булганча, 2015 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Җир кодексына дәүләт яисә муниципаль милектәге җирләрне гражданнарга һәм юридик затларга бирү өлешендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Республика хуҗалыкларында сөтүткәргечләр һәм сөтсуыткычлар белән 1 меңнән артык сыер саву җайланмалары, 90нан артык саву заллары, 17 робот-сыер савучы, 600гә якын мобиль азык өләшү җайланмалары һәм сыерларны машина белән сауганда күчерелмә сөт чиләкләре өчен билгеләнгән 700дән артык «АД-100» саву җайланмасы кулланыла.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Егоркино авылыннан КФХ башлыгы Анатолий Трофимов теплица төзү проектын гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм 2016 язгы кыр эшләренә әзерләү актив бара.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

2016 елгы чәчү камнаниясенә Татарстан Республикасында 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600дән артык чәчү комплексы, 5700 культиватор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Ирекле авылыннан ИлзирәГабидуллина КФХында бер сыердан тәүлеклек савым 20 кг тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International