2016 елның 3 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 467,7 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 26% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 149,4 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (30,9 мең га яисә 60%), Сарман (22,7 мең га, 41%), Чистай (20,4 мең га, 33%) Азнакай (19,5 мең га, 30%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 339,8 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 32% (2015 елда - 116,2 мең га). Шул исәптән сабан бодае - 73,2 мең га яисә фаразга карата 16% мәйдандачәчелгән, арпа - 195,2 мең га яисә 55% (2015 елда - 87,4 мең га), солы - 37,2 мең га яисә 59% (2015 елда - 16,1 мең га), борчак - 24,7 мең га яисә 45%, ашлык кукурузы - 6,3 мең га яисә 7%.
Рапс 2,9 мең га яисә 3% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 25,5 мең га яисә фаразга карата 23%.
Шикәр чөгендере 24,7 мең га яисә планнан 39% мәйданда чәчелгән.