Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 407,6 мең гектар мәйданда башкарылды – узган елга караганда 372,5 мең гектарга күбрәк

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

2016 елның 2 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 407,6 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 23% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 35,1 мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (27,7 мең га яисә 54%), Сарман (21,2 мең га, 39%), Чистай (18,8 мең га,30%) Азнакай (18,5 мең га, 28%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 296,5 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 28%. Шул исәптән сабан бодае - 60,5 мең  га яисә  фаразга карата 13% мәйданда чәчелгән, арпа - 174,8 мең  гаяисә  49%, солы - 33,1 мең  га яисә  53%, борчак - 20,6 мең га яисә  37%, ашлык кукурузы - 5 мең  га яисә  5%.

Рапс 1,6 мең  га яисә  1,4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 22,1 мең  га яисә  фаразга карата 20%.

Шикәр чөгендере 22,1 мең  га яисә  планнан 35% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International