Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 283,3 мең гектар мәйданда башкарылды – узган елга караганда 248,2 мең гектарга күбрәк

2016 елның 30 апреле, шимбә

30 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 283,3 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 16 % тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 35,1мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (22,7 мең га яисә 44%), Сарман (18,5 мең га, 34%), Азнакай (15,5 меңга, 24%)  Нурлат (15 мең га, 33%), Чистай (14,9 мең га, 24%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 206,7 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 20% (2015 елда - 29 мең га). Шул исәптән сабан бодае - 34,1 мең  га яисә  фаразга карата 8% мәйдандачәчелгән, арпа - 130,8 мең  га яисә  37% (2015 елда - 24 мең га), солы - 24,8 мең  га яисә  40% (2015 елда — 4,5 мең га) борчак - 12,3 мең га яисә  22%, ашлык кукурузы - 3,3 мең  га яисә  3%.

Рапс 0,6 мең  га яисә  0,5% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 15 мең  га яисә  фаразга карата 14%.

Шикәр чөгендере 15,8 мең  га яисә  планнан 25% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International