Бу елның 25 апреленнән 30 апреленә кадәр республиканың алты зонасында 2015-2016 еллар чорында терлекләр кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узды.
25 апрельдә мондый чара Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында узды, 26апрельдә – Саба, 27 апрельдә – Балык Бистәсе, 28 апрельдә – Зәй, 29 апрельдә –Лениногорск, 30 апрельдә Аксубай муниципаль районнарында узды.
Семинар-киңәшмәләрдә муниципаль районнар башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА, АПК предприятиеләре белгечләре һәм республика ведомстволары вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов агымдагы елның 1 кварталында терлекчелек буенча эш йомгаклары һәм җәйге чорга бурычлар турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Семинарлар барышында сыерларны ашатуны оештыру, югары протеинлы, экструдицияле азык әзерләү һәм куллану мәсьәләләре каралды. Муниципаль районнарда һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сөт, ит җитештерү, терлекләрнең сакланышыни арттыру буенча күрсәткечләргә анализ ясалды.
Чараларның практик өлешендә катнашучылар предприятиеләрнең семинарлар узган базаларында эре мөгезле терлекләрне, савым сыерларын, кысыр сыерларны, таналарны тоту һәм ашату, сыер саву технологияләре белән таныштылар, сөт лабораторияләрен, ясалма орлыкландыру пунктларын, ветеринария табиблары кабинетларын карадылар.
Мәс., Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында «Авангард» ҖЧҖ, «Саба» ҖЧҖ, Балык Бистәсе муниципаль районында «Кулон» агрофирмасы», «Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Аксубай» агрофирмасы» ҖЧҖ базаларында шулай карап чыктылар.
Семинарлар барышында авыл хуҗалыгы формированиеләренең терлекчеләре фикерләр белән алмаштылар һәм кимендә ярты елга бер мәртәбә шундый чаралар оештырырга тәкъдим иттеләр.