Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында дуңгызлар өчен төзекләндерелгән комплекс файдалануга тапшырылды

2016 елның 2 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Тихоновка авыл җирлеге территориясендә дуңгызлар өчен төзекләндерелгән комплекс файдалануга тапшырылды. Терлекчелек объекты шәхси эшкуар Рафаил Габдрахмановныкы.

Бүгенге көндә анда күрше Әгерҗе муниципаль районыннан кайтарылган 40 дуңгыз бар.

Хуҗалык җитәкчесе киләчәктә дуңгызлар санын өч мең башка җиткерергә уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International