Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан чәчүе 609,7 мең гектар мәйданда башкарылды – узган елга караганда 290 мең гектарга күбрәк

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 5 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 609,7 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 34% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 319,7 мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй (32,7 мең га яисә 64%), Сарман (26,4 мең га, 48%), Чистай (24 мең га,39%), Мамадыш ( 23,5 мең га яисә 44%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 440,2 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 42% (2015 елда - 243,7 мең га). Шул исәптән сабан бодае – 107,1  га яисә  фаразга карата 24% мәйдандачәчелгән (2015 елда - году - 29,2 мең га), арпа - 236,7 мең  га яисә  66% (2015 елда - 169,6 мең га), солы - 45,1мең  га яисә  72% (2015 елда – 29 мең га), борчак - 34,8 мең га яисә  63% (2015 елда - 10,7 мең га), ашлык кукурузы - 11,7 мең  га яисә  13% (2015 елда - 3,3 мең га).

Рапс 5,6 мең  га яисә  5% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 3,1 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 33,7 мең  га яисә  фаразга карата 30% (2015 елда - 7,7 мең га).

Шикәр чөгендере 29,6 мең  га яисә  планнан 47% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 13,5 мең га).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International