2016 елның 3 маена тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 532,1 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 30% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 225,7 мең га булган.
Иң күп мәйдан Зәй (32 мең га яисә 63%), Сарман (23,4 мең га, 43%), Чистай (22,4 мең га, 36%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 385,4 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 37% (2015 елда - 177,2 мең га). Шул исәптән сабан бодае — 88,4 мең га яисә фаразга карата 20% мәйданда чәчелгән, арпа - 213,2 мең га яисә 60% (2015 елда - 128 мең га), солы - 41,2 мең га яисә 66% (2015 елда — 22,4 мең га), борчак - 30 мең га яисә 54%, ашлык кукурузы - 68,5 мең га яисә 9%.
Рапс 4,4 мең га яисә 4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 28,4 мең га яисә фаразга карата 26%.
Шикәр чөгендере 26,5 мең га яисә планнан 42% мәйданда чәчелгән.