Онлайн-семинарда бөртекле һәм техник культураларны вегетация чорында яклау үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

2016 елның 6 маенда 14.00 сәгатьтә «Чәчүлекләрне карау, бөртекле һәм техник культураларны вегетация чорында яклау» темасына онлайн-семинар узачак. Шикәр чөгендерен, көнбагышны, кукурузны яклау, агрохимикатлар һәм эрүчән ашламалар куллану, үсемлекләрне ашламалар һәм үстерү стимуляторлары белән тукландыру мәсьәләләре каралачак.

Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк:  http://consult.kazgau.ru/,  аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru  электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин.

Төрле темаларга онлайн-семинар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International