«Россиядә эш» («Работа в России») порталында АПКда максатчан укыту турында мәгълүмат бирелгән

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

АПКның яшь белгечләре өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында укучыларның мәгълүматын арттыру, авыл гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучыларны аграр һөнәри белем бирү учреждениеләренә җәлеп итү максатларында 4 февральдә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында аграр югары уку йортлары һәм «Август-Агро» ҖЧҖ вәкилләре районның 9-11 сыйныф укучылары белән очраштылар.

Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре укучыларга факультетлар һәм уку юнәлешләре, кабул итү шартлары, студентлар өчен үткәрелә торган чаралар, максатчан укыту шартлары турында сөйләделәр. 2024 елдан максатчан укыту механизмы үзгәрде. Заказчыларны эзләү җиңеләйде: элек абитуриентлар үзләре мөстәкыйль чыга иде, ә яңалыклардан соң моны «Россиядә эш» платформасындагы гаризалар белән бердәм сайт аша эшләргә мөмкин. Әмма бер заказ бирүчене генә сайларга кирәк: максатчан квота буенча документларны бары тик бер югары уку йортына һәм бер белгечлеккә генә тапшырырга мөмкин. Шартнамә «Россиядә эш» платформасына кертелгәннән соң төзелә.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илшат Вәлиев мәктәпне тәмамлаучыларны үзләренең киләчәген район белән бәйләргә өндәде. Дәүләт ярдәме чаралары белән Идарәнең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Равил Дәминов таныштырды: югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаган яшь белгечләргә 2025 елдан 750 мең сум акча түләнә. Торак белән тәэмин итү программалары бар.

Агымдагы елда шулай ук республика территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керә торган «АПКда кадрлар» яңа федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проектның төп бурычы - агросәнәгать комплексында кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International