Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды.
Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров Балыклы авылындагы «Алан» АҖенең сөт-товар комплексы эшчәнлеге белән танышты. Бүгенге көндә комплекста 500 баш савым сыеры бар. Агымдагы елның 3 кварталында тагын 500 башка исәпләнгән төзелешнең икенче һәм өченче этаплары тәмамланырга тора.
“Алан” ҖЧҖенең 500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексының 2 этабын һәм “АгроЛак” ҖЧҖенең 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү районның җитештерү күрсәткечләрен шактый арттырыр, дип өметләнәбез”, - дип ассызыклады министр.
Аннары район мәдәният йортында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсен карады.
Аннары «2024 елда Теләче муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Ләлә Кәдермәтова, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов катнаштылар.
2024 елда Теләче районында 2,2 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре тарафыннан 58,4 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган, терлекчеләр тарафыннан 24 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән һәм сугым өчен 1682 тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән.
“Районда 8 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Аларга 26 әгъза җәлеп итү планлаштырыла, ә 2024 елда 44 яңа әгъза җәлеп ителгән, план-биремнең үтәлеше 170% тәшкил итә”, — дип билгеләп үтте министр.
Очрашу барышында Марат Җәббаров ветеран Алексей Писаревка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды. «Бу мизгелләр безнең барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки ул безнең азатлыгыбыз һәм тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең бөек казанышларын символлаштыра», - дип ассызыклады министр.
Марат Җәббаров, бүгенге шартларда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен, югары әхлакый идеалларны, тарихи хәтирәләрне һәм буыннар дәвамчанлыгын, шулай ук Россия халыкларының бердәмлеген саклау һәм ныгыту мөһим бурыч булып тора, дип, чыгышын тәмамлады.