Татарстан муниципалитетлары агроинженерия, зооветеринария һәм биотехнология юнәлешләре буенча 16 агрокласс оештыруга заявка биргәннәр. Алар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проекты буенча ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
“2025-2026 елларда республика районнарындагы мәктәпләр базасында агротехнология класслары булдыру планлаштырыла. Аларда биологияне, физиканы, химияне, математиканы тирәнтен өйрәнү буенча профильле заманча белем бирү моделе төзеләчәк. Уку эш бирүче, мәктәп, урта һөнәри белем бирү оешмасы һәм югары уку йорты арасындагы тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнәчәк”, - дип сөйләде ул.
Марсель Мәхмүтов, быел ремонтланырга тиешле барлык агрокласслар санын билгеләү өчен сметалар төзү эше алып барыла, диде.
“Быел 2030 елга кадәрге чорга һәм перспективада 2036 елга кадәр Россия үсешендә җиде илкүләм максатка ирешүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар эшли башлады. 2030 елга илнең агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүне 2021 ел дәрәҗәсенә карата кимендә - 25%ка, ә экспортны бер ярым тапкырга арттыру күздә тотыла”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
“Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проекты биш федераль проектны үз эченә ала, шул исәптән «АПКда кадрлар» проектын да. Аңа 2025 - 2027 елларда 3,4 млрд сум биреләчәк, шул исәптән 2,2 млрд сум – федераль бюджеттан, 886 млн сум – республика бюджетыннан. Калган акчаларны бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп итү планлаштырыла.
“Быел аны гамәлгә ашыруга 892 млн сум каралган, шуның 635 млн сумы – федераль бюджеттан, 168 млн сумы – республика бюджетыннан, 88 млн сумы - бюджеттан тыш акчалар. Татарстан иң күп бюджет акчалары алучы булып тора”, - диде Марсель Мәхмүтов.
Ул, федераль проект буенча быел көллиятләрне һәм техникумнарны реконструкцияләүгә, капиталь ремонтлауга, модернизацияләүга һәм җайланмалар белән тәэмин итүгә чыгымнарның 90%ын каплау каралган, дип өстәде.