Министрлыкта Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов мөрәҗәгать чыгыш ясадылар.

Үзенең чыгышы кысаларында Салават Рәхимов коррупциягә каршы законнарны үтәүнең мөһимлеге, коррупция хәтәрлекләрен булдырмау практикасы турында сөйләде, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, шулай ук Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләрдәге төп яңалыклар белән таныштырды.

Шулай ук Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Алмаз Галимҗанов нотык белән чыкты, ул коррупция хәтәрлекләрен һәм хокук бозуларны киметү максатында Министрлык тарафыннан күрелә торган чаралар турындагы мәсьәләләргә тукталды.

Министрлыкта коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Рәмилә Әсмәева керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру үзенчәлекләре, аларны тутырганда җибәрелгән типик хаталар турында сөйләде.

Катнашучылар киңәшмә азагында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

Ленар Гарипов билгеләнгән юнәлешләрдә эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International