Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әлки муниципаль районында булды

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында булды.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров шәхси эшкуар Д.А. Шәйхетдиновның сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты.

Аннары район Мәдәният йортында министр Әлки муниципаль районы агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсен карады.

Шуннан соң «2024 елда Әлки муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында» Әлки муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Анда Әлки районы башлыгы Александр Никишин, Әлки районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев катнаштылар.

Республика районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингы буенча Әлки районы 29нчы урында тора. 2024 ел йомгаклары буенча районда тулаем территориаль продукт күләме 7,9 млрд сум тәшкил иткән.

Районда тулаем территориаль продукт күләменең яртысы аграр тармак хисабына барлыкка килә. 2024 елда районда 5,2 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, район игенчеләре тарафыннан 125,8 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган, терлекчеләр тарафыннан 70,4 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән һәм сугымга 3,7 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән.

«Әлки районында илкүләм проектларны һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда 600 млн сумнан артык суммага 27 объект төзелде, капиталь ремонтлау башкарылды һәм төзекләндерелде», - дип билгеләп үтте министр.

Чара азагында Марат Җәббаров күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм вазыйфаи бурычларын үрнәк итеп башкарганнары өчен авыл хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International