Татарстанда көзге культуралар кырларының торышын бәяләделәр һәм аграрийларга киңәшләр бирделәр

2025 елның 7 феврале, җомга

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре бер атнада 7,8 мең гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр һәм бу елның 7 февраленә кырларның торышын билгеләделәр.

Учреждение белешмәләре буенча, бүгенге көндә 2025 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләренең торышы начар түгел. «Тикшерелгән кырларда уҗым культуралары үсемлекләрендә шикәр күләме норма чикләрендә һәм 23,07 – 32,51 процент чикләрендә тирбәлә, чәчүлекләрнең табигый сирәкләнгән урыннары 10 проценттан артмый», - дип билгеләп үтте» «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, быел көзге культуралар кырларында үсемлекләрне азотлы ашламалар белән иртәрәк тукландырырга кирәк булачак. Шулай ук кар күгәреге, склеротиниоз, тифулёз, тамыр череге кебек авырулар барлыкка килү куркынычы зур булырга мөмкин, дип фаразлана.

Белгечләр фаразлавынча, көз коры булганлыктан, туфракта продуктив дым запасы түбән, кар катламы калын түгел һәм көчле салкыннар да булмады, шунлыктан кырларда юка боз катламы барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә дымның парга әйләнүен булдырмас өчен язгы чәчүлекләрне иртәрәк тырмалап алырга кирәк булачак. Моннан тыш, бу һәлак булган, черегән үсемлек калдыкларыннан арынырга да мөмкинлек бирәчәк.

Учреждениедә билгеләп үтүләренчә, көзге һәм кышкы һава шартлары патоген инфекциянең сакланып калуына уңай йогынты ясый – вегетация барышында чәчүлекләрне фунгицидлар белән эшкәртүгә әзер булырга кирәк. Шулай ук сабан культураларын чәчү планлаштырылган кырларда игенчеләргә дымны иртә каплатырга һәм культураларны иртәрәк чәчәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International