Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны, җиләк-җимеш-яшелчә продукциясен җитештерү, әзерләү, сату эшчәнлеге алып барыла торган «Татплодоовощпром» концернын оештыруга зур көч куйган Раил Зиатдиновны котладылар.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Ветераннар советы президиумы әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Раил Зыятдинов күп еллар агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында, предприятиеләрендә агроном, җитәкче вазыйфаларын башкарды, шулай ук өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде.
Озак еллар намуслы, нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының алга таба үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше, тырышлыгы өчен Раил Зыятдинов «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Министр урынбасары Дмитрий Яшин ветеранга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән рәхмәт белдерде һәм аны котлады.