2016 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 87,3 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 103% тәшкил итә.
2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2016» 18 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенә йомгаклар ясалды.Форум Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Түбән Новгородта “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең яңа дистрибьютор-күпләп сату үзәгеачылды.
Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 12 октябренә 46,8 мең га мәйданнан (планнан 74%) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган.
Бөгелмә сөт комбинатында 42 төрдән артык сөт продукциясе җитештерелә. Монад тәүлеккә 40 тоннадан артык сөт эшкәртелә.
Татарстан мелиораторлары «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Мелиорация: технологияләр һәм инвестицияләр» Евразия форумында өч медаль алды.
Республиканың Биектау муниципаль районында хезмәтне саклау һәм агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләрен тикшерү буенча укулар оештырылган.
«Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Югары нәтиҗәле ветеринария препаратларын әзерләү, җитештерү һәм гамәлгә кертү, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә эпизоотиягә каршы күрелә торган чараларның нәтиҗәлеген бәяләү, хайваннарда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны бетерү, дәвалау» конкурсы үткәрелде. Конкурс берничә номинация буенча узды.
Узган атна азагында “Алтын көз-2016” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында “Органик авыл хуҗалыгы: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” темасына конференция булды.
2016 елның 6-9 октябрендә XIII нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче зона ярышлары узды.