2017 елның 2 мартыннан 5 мартына кадәр Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары кысаларында механизаторлар һәм сыер савучылар арасында ярышлар узачак.
VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары турындагы нигезләмә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, «Уңыш» ихтыярый спорт җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәләре берлеге һәм Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан расланган.Россия төбәкләреннән җыела торган аграрийлар тугыз спорт төре буенча ярышачаклар, дип планлаштырыла, моннан тыш, алар һөнәри күнекмәләр элементлары кергән ярышларда да үзләрен сыный алалар, шул уңайдан механизаторлар конкурсы, тракторларны фигуралы йөртү буенча ярышлар булачак.
VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары программасына чаңгы ярышлары, полиатлон, гирь спорты,шахмат, шашка кебек спорт төрләре, спорт гаиләләре, механизаторлар һәм сыер савучылар арасында ярышлар кертелгән. Кышкы уеннарны уздыру тарихында беренче мәртәбә Россия төбәкләренең җыелма командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар булачак.
Шундый кышкы һәм җәйге Бөтенроссия авыл спорт уеннарын оештыру халыкны, бигрәк тә яшьләрне, физик культурага һәм спортка җәлеп итүгә, шулай ук авылда сәламәт тормыш рәвешен булдыруга өстәмә этәргеч бирә. Моннан тыш, уеннар уздыру кысаларында Россия авыллары өчен традицион булган спорт төрләренә дә (лапта (туп уены төре), аркан тартышу һәм башкаларга) ярдәм күрсәтелә.