«Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖенең 3 нче Мәлки фермасы филиалында терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар. Монда 548 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 200 баш - савым сыерлары. Көнгә 2,9 тонна сөт савалар.
Фермада 27 терлекче эшли. «Белгечләр үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, - дип, билгеләп үтте «Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖенең 3 нче филиалы баш зоотехнигы Валерий Томлеев. – Терлекләрне кышлату өчен җәйдән җитәрлек азык әзерләп куйдылар. Рацион бай: савым сыерларына 12 килограмм исәбеннән – силос, 20 килограмм сенаж бирәбез, печән инде һәрвакыт алларында. Азыкларына тагын фураж, кукуруз оны,ферментлар, патока, чөгендер сыгынтысы да өстибез».
Мәлки фермасында тәҗрибәле сыер савучылардан Любовь Бухарова, Галина Бичарина, Татьяна Акрымова һәм Светлана Бичарина үз эшләрен бик теләп, җиренә җиткереп башкаралар.
«Мәктәпне тәмамлауга фермага килгән идем. Башта өч ел бозаулар карадым, аннары сыерлар сава башладым, аңа да сигез ел булды инде. Сыер савучыларның эше хәзер күпкә җиңеләйде. Сөтне дә битоннар күтәреп ташымыйбыз, моның өчен сөтүткәргечләр бар. Сыерларны чиста тотарга тырышабыз, аларны һәркөнне юабыз. Бу безнең гадәткә кереп китте инде», – дип сөйләде сыер савучы Галина Бичарина.