Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалыкларның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. 13 декабрьдә бу чара –Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында, 15 декабрьдә – Кукмара, 19декабрьә – Тукай, 20 декабрьдә Буа муниципаль районнарында булачак.
Семинардарда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнаша.
Семинар-киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышулар булачак.