Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Сөтчелек юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының 2024 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар һәм Татарстан Республикасы сөт терлекләренең геном селекциясе проектын гамәлгә ашыру кысаларында алда торучы бурычлар» темасына киңәшмә узды.
Бу ял көннәрендә, 21 һәм 22 декабрьдә, «Казан» ат спорты комплексы манежында Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Яңа ел балалар Кубогына ярышлар уздыруга багышланган бәйрәм булачак. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе һәм Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе белән берлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы – 2024» республика конкурсына йомгаклар ясалды.
«Россия икмәк пешерүчеләр берлеге» иҗтимагый оешмасы икмәккә, аңа сакчыл мөнәсәбәткә, игенчеләр һәм икмәк пешерүчеләр хезмәтенә багышланган «Икмәк — бар нәрсәгә баш» агитация плакатларының бөтенроссия конкурсын уздыра.
Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен эшкәртү һәм әзерләү сезоны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте утырышы узды, анда IV чакырылыш эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Төп бурыч - идеяләрне тормышка ашыру һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары йөзендә яшьләр белән хөкүмәт арасында үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирү.
Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.
Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга аерым игътибар бирелә, алар тулаем республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерә – 128,1 млрд сум яки барлык категория хуҗалыкларның 44,3%ын тәшкил итә.
Ил аграрийлары һәм АПКның төбәк органнары киләсе елда авыл хуҗалыгы хәтәрлекләрен иминиятләштерү чыгымнарын планлаштыруга керешә алалар: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга авыл хуҗалыгын иминиятләштерү планы расланды һәм басылып чыкты, анда уңышны һәм товар авакультурасын иминиятләштерү юнәлешләре буенча берничә мөһим үзгәреш бар.
Баулы муниципаль районында умартачыларның 2024 елгы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга планнар буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин катнашты. Шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гуҗаиров, Баулы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары һәм умартачылары катнашты.