«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кура җиләге һәм җир җиләге (клубника) үстерү серләре, аларны карау кагыйдәләре белән уртаклаша.
Кура җиләге һәм җир җиләге үзләренең аерым тәмнәре, витаминлы составлары, шулай ук декоратив матурлыклары белән һәвәскәр бакчачылар арасында гаять зур популяр культураларга керәләр.
Сортны дөрес сайлау - кура җиләге һәм җир җиләге уңышына беренче адым. Безнең республика шартларында кура җиләге үстерү өчен «Гусар», «Оранжевое чудо» (ремонтант сорты), «Золотая осень» (эре һәм татлы) кебек сортлар яраклы. Әгәр дә сез ел дәвамында ике тапкыр уңыш алырга телисез икән, «Брянское диво» яисә «Атлант» кебек ремонтант сортларын сайлагыз.
Безнең төбәктә районлаштырылган популяр җир җиләге сортларына килгәндә, болар: «Белоснежка» (иртә сорт), «Елизавета 2» (ремонтант сорт), «Любава» (универсаль сорт). Яшь бакчачылар «Фестиваль» яисә «Зенга Зенгана» кебек күп игътибар сорамый торган сортларны сайлыйлар, алар авыруларга чыдам булалар һәм югары уңыш бирәләр.
Башка күп кенә бакча культуралары кебек үк, кура җиләге дә, җир җиләге дә яхшы дренажлы уңдырышлы туфракны яраталар. Утырту алдыннан туфракны казырга, чүп үләннәрдән чистартырга һәм компост яки черемә кебек органик ашламалар кертергә кирәк. Әгәр туфрак артык әче булса, известь яки агач көле өстәргә мөмкин. Шулай ук чәчү әйләнешенә игътибар итәргә кирәк, бу культураларны бер урында дүрт-биш елдан артык үстерергә ярамый, чөнки бу туфракның ярлылануына һәм корткыч бөҗәкләр туплануга китерергә мөмкин.
Кура җиләгенә дә, җир җиләгенә дә суны еш сибәргә кирәк, бигрәк тә чәчәк аткан һәм җимешләр барлыкка килгән чорда. Әмма тамырлары черемәсен өчен туфрак артык юеш тормаска тиеш, яфракларга, җиләкләргә дә су тидермәскә тырышырга кирәк, чөнки артык дым гөмбә авыруын китереп чыгарырга мөмкин.
Шулай ук мульчаның файдасын да билгеләп үтәргә кирәк. Дымны саклау һәм чүп-чардан яклау өчен җиләк сабаклары, шулай ук кура җиләге куагы төбе тирәсендәге туфракны салам яисә пычкы чүбе белән капларга мөмкин.
Туфракка минераль ашламаларны системалы кертү кура җиләгенең һәм җир җиләгенең үсешенә һәм мул җимеш уңышына уңай йогынты ясый. Язын утырту алдыннан - нитрат, ә чәчәк ату һәм җимеш бирү вакытында калий һәм фосфор ашламалары белән тукландырырга кирәк.
Үсемлекләрдә корткычларның һәм авыруларның булу-булмавын даими тикшереп тору мөһим. Профилактика өчен Алирин, Фитоспорин кебек һәм башка биологик характердагы препаратлар кулланырга мөмкин.
Бу ике җиләк – витаминнарга һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы матдәләргә бай чын хәзинә: аларда С, А, Е витаминнары, барлык төр В витаминнары, шулай ук тимер, калий һәм магний бар; составында салицил кислотасы булганга күрә ялкынсынуга каршы һәм температураны төшерү үзлекләренә ия; иммунитетны ныгыта һәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта.