«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы узачак.
Форум кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе узачак. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең алдынгы җитештерүче компанияләреннән тиешле сертификациясе булган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Ярминкәдә открыткалар, уенчыклар, аскуймалар һәм брелоклар ясау буенча мастер-класслар уздыру, шулай ук халык артистлары, ансамбльләр һәм хореография мәктәбе укучыларының чыгышлары планлаштырылган.
“Kazan Halal Market” 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт, 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.