Россия сөт берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда II Илкүләм сөт конгрессын үткәрәчәк. Чара 4 - 6 июнь көннәрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Россия сөт берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда II Илкүләм сөт конгрессын үткәрәчәк. Чара 4 - 6 июнь көннәрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

Конгресста Россия Федерациясенең 50дән артык төбәгеннән һәм 8 федераль округыннан, шулай ук Беларусь Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан, Кыргызстан Республикасыннан 300гә якын катнашучы булачак.

Кунакларны киң эчтәлекле программа көтә, анда Россия АПК җитәкчеләре һәм вәкилләре, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре катнашында пленар сессия, сөт тармагы казанышлары күргәзмәсе, алдынгы спикерлар һәм абруйлы белгечләр нотыклары белән заманча сөт базарының актуаль юнәлешләре буенча тематик секцияләр уздыру каралган.

Шулай ук дискуссия сессияләрендә катнашырга һәм сөт хуҗалыгы тармагы буенча экспертлар белән фикер алышырга, Татарстан Республикасының заманча сөт предприятиеләренә һәм нәсел хуҗалыкларына барырга мөмкин булачак. Мәдәни-күңел ачу программасына шулай ук Казан шәһәре буенча экскурсия дә керә.

Түбәндәге сылтама буенча теркәлергә һәм тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин: https://dairyunion.ru/molochniy-kongress-2025-anons.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International