Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Чара министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калу һәм арттыру, социаль әһәмиятле товарларны билгеләү алымнарын эшләү һәм иң чик ваклап сату бәяләре билгеләнә торган социаль әһәмиятле көндәлек азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлегенә төзәтмәләр кертү зарурлыгы турында фикер алыштылар.
Агросәнәгать комплексы объектларын 2030 елга хладагентлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә һәм «Куллану капларына салынган татлы әйберләрнең һәм кондитер әйберләренең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча Россия Федерациясе территориясендә эксперимент үткәрү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары проектына аерым игътибар бирелде.