Татарстанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

15 марттан Татарстан Республикасында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Ярминкәләрдә, гадәттәгечә, фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән натураль продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанның Декабристлар, Лаврентьев һәм Ямашев урамнарындагы ярминкә мәйданчыкларының эшен карап чыкты. 

Шулай ук һәр ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре эшли, алар алып килгән продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрнең үтәлешен тикшереп торалар, ә ветеринария хезмәте һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белгечләре продукциянең сыйфатын контрольдә тоталар.

2 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 130,5 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 214,6 тонна яшелчә, шул исәптән 120,3 тонна бәрәңге, 36,6 тонна сөт, 63,1 тонна шикәр, 333,7 мең данә тавык йомыркасы, 163,9 тонна ит, шул исәптән 85,0 тонна сыер ите сатылган. Ярминкәләр уздыру өчен 1569 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International